Коронавирус
25 октябрь 2021, 05:17

Бүгеннән яңа чикләүләр кертелде

Элекке “ирекле” тормышны сагынып сөйләргә генә калды...

news.myseldon.comnews.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Республикада коронавирус пандемиясе чорындагы яңа чикләү чаралары үз көченә керде.  Базарларга йөрү кагыйдәләре бүгеннән, 25 октябрьдән, гамәлгә керде.

Төбәк җитәкчесе указы буенча,  18 яшьтән өлкәнрәкләр  базарларга кулларында вакцинация үтүне раслаган сертификат яисә 6 ай эчендә коронавирус кичерүне раслаган белешмә булганда гына йөри ала. Авыл хуҗалыгы базарлары яисә махсуслаштырылган азык-төлек базарлары искәрмә булып тора.

Бу атнада властьлар массакүләм халык җыелган урыннарга йөрер өчен таләп ителгән документлар исемлегенә үзгәрешләр кертәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, Радий Хәбиров указы буенча, сәүдә үзәкләренә, музейларга,  театр, кинотеатрларга, фитнес-залларга һәм башка объектларга коронавируска каршы прививка ясатуны раслаган сертификат, соңгы 6 ай эчендә ковидны кичерүне дәлилләгән белешмә яисә кире нәтиҗәле ПЦР-тест булганда кереп була. 27 октябрьдән соң ПЦР-тестлар бары тик авыруларны дәваханәгә салганда (“+” нәтиҗәле) гына кирәк булачак.

Калган учреждениеләрдә  бу датадан алып ПЦР-тестларны кабул итмәячәкләр.

Чыганак: ufatime.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас