+21 °С
Болытлы


Башкортстанда соңгы тәүлектә 36 кеше үлде, 668 кеше коронавирус йоктырды. Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб соңгы мәгълүматны бирде. 24 октябрьгә республикада пандемия башланганнан бирле ачыкланган зарарланган кешеләр саны 81 479 кеше тәшкил итә. Гомумән алганда, 2375 кеше ковид корбаны дип теркәлде. Беренче компонент белән прививка ясатучылар 1 558 714 кеше, икенче компонент белән 1 298 773 кеше прививка ясаткан.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ