Барлык яңалыклар
Коронавирус
22 октябрь 2021, 20:46

Тиздән локдаун...

Сез аңа әзерме?

bentley.edu
Фото:bentley.edu

Исегезгә төшерәбез. 30 октябрьдән 7 ноябрьгәчә Владимир Путин эш хакы түләнелә торган ял көннәре хакында игълан итте. Димәк, былтыр март ахырындагы кебек хлгә калабыз. Хәтерлисезме ул көннәрне? Шәһәр урамнары буш.  Сирәк-мирәк машиналар, җәмәгать транспорты күренеп кала. Урамнарда полицейскийлар йөри. Битлек режимын тикшерә. Нүжәли нәкъ былтыргы кебек режим булыр? Вирус таралу көчәйде дә кебек, әмма балаларны  бакчага  һәм мәктәпкә киртәләрсез йөрттек, үзебез  дә эшкә йөрдек.
Ничек булса да, коронавирус белән бәйле хәлләр аз булса да яхшы якка үзгәрсен иде. Ялкытты инде битлек киюләр, кулларны төрле сыекчалар белән эшкәртүләр. Аерым оешмаларда перчаткалар киюне таләп итәләр...

РЖД-Медицина поликлиникасынының терапия бүлеге мөдире Ирина Салихова  коронавирус белән бүгенге хәлләрне болай бәяли:

“Гомумән алганда хәлләр катлаулы инде, вирус йоктыручылар күп. Чирне авыр кичерүчеләр гадәттә прививка ясатмаган. Һәркем үзе һәм якыннары хакында уйлансын иде.   Кеше үзе бөтенләй белдекле булмаган темага дискуссияләр оештырырга тиеш түгел, дип уйлыйм.  Бүген нәкъ шундый көн килеп туды – сәламәтлеге буенча каршылыкларга ия булмаганнар прививка ясатырга тиеш”.

Сәламәт булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: