Барлык яңалыклар
Коронавирус
22 октябрь 2021, 09:53

Еш ясатырга кирәкми, ди табиб

COVID-19дан еш вакцина ясату кире нәтиҗә бирергә һәм "иммунологик паралич" тудырырга мөмкин.

Еш ясатырга кирәкми, ди табиб
Еш ясатырга кирәкми, ди табиб

Ревакцинацияне еш ясату иммун параличына, организмның чирне "уятучыга"карата реакциясе булмауга китерүе мөмкин. Табиб-терапевт, клиник фармакологы Андрей Кондрахин шулай дип саный. Аның әйтүенә ярашлы, үткән прививкадан соң бер ел үткәч кенә вакцинаны кабаттан ясатырга кирәк.
COVID-19дан еш вакцина ясату кире нәтиҗә бирергә һәм "иммунологик паралич" тудырырга мөмкин. Әлеге куркыныч хакында Русия иммунологларының гыйльми җәмгыяте президенты, УрО иммунология һәм физиология институтының гыйльми җитәкчесе Валерий Черешнов кисәтә. Шуңа ул соңгы прививкадан соң, ким дигәндә ярты ел үткәч кенә, кабат вакцина ясатырга киңәш итә. Черешнов шулай ук ревакцинация яки кабаттан прививка ясату белән мавыкмаска чакыра. Югыйсә, ди, ул шулай итеп иммун системасын хәлсезләндерергә һәм гипериммунизация фонында кире нәтиҗә - икенчел иммунодефицит килеп чыгуы мөмкин.
"Организмны бертуктаусыз стимуллаштырырга ярамый, чөнки шулай итеп без аның саклау механизмнарын зәгыйфьләндерәбез", -ди Кондрахин. Табиб, русиялеләр грипптан елына бер тапкыр гына вакцина ясата, калган вакытта организм ял итә дип ассызыклый. Аның фикеренчә, коронавирус очрагында да шундый ук вакыт аралыгы саклануы яхшы булыр иде.
"Лента Ру"

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: