Барлык яңалыклар
Коронавирус
22 октябрь 2021, 17:01

Эксперт фикере

Кемнәр вакциналанудан азат ителә?

Эксперт фикере
Эксперт фикере

Кемнәр вакциналанудан азат ителә?

 

Авыр аллергия белән иза чигүче кешеләргә ковидка каршы вакцинаны беркайчан да кадатырга ярамый.

Бу хакта медицина фәннәре докторы,  Г. Н. Габричевский исемендәге Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директорының клиника эшләре буенча урынбасары Татьяна Руженцова белдерә, дип язып чыкты “Реальное время” чыганагы.

 «Вакцина  кадату тыелган бер генә очрак бар, ул – привиканың берәр компоненты реакция бирү ихтималлыгын күз уңында тоткан авыр аллергия. Нәкъ шушы вакцинаның берәр компоненты анафилактик шок, отек Квинке, көзән җыеру, тән температурасының 40 градустан югарырак күтәрелүе кебек хәлгә китерүе бар. Башка чикләүләр вакытлыча», — ди Руженцова.

  Эксперт вакциналануга каршы белешмә алган кешеләр авыруны профилактикалау буенча киңәшләрне тотарга тиеш, диде.

Алар авырулар белән аралашмаска, күп кеше җыелган җирдә йөрмәскә тиеш!

Фото:news

Эксперт фикере
Эксперт фикере
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: