Барлык яңалыклар
Коронавирус
22 октябрь 2021, 16:17

Безнең тәҗрибәне кулланалар

Русиянең тагын бер төбәгендә Зубово авылындагы тибындагы госпитальләр төзеләчәк.

Белгородоблпроект битеннән.
Фото:Белгородоблпроект битеннән.

Белгород өлкәсендә бу атнада Башкортстан мисалындагыча ике тиз төзелә торган ковид-госпитальләр күтәрә башлыйлар. Төбәк җитәкчесе Вячеслав Гладков  шундый йөкләмә биргән. Ул төзүчеләр делегациясен чәршәмбедән дә соңармый кабул итәргә, ә җирдәге эшләрне  атна ахырынача башларга кирәк, дип беледргән.

–Декабрь уртасына ике объект та сафка тапшырылуга әзер булырга тиеш. Без әлеге үзәкләр вакытлыча булмаячак дип алдан ук килештек. Шулкадәр акчалар сарыф итеп, пандемия тәмамлану белән аланы җилгә очыру дөрес түгел. Чыгымнар ким дигәндә 10-15 елга проблеман хәл итәргә тиеш, – дип ассызыклады Белгород өлкәсе губернаторы.

Медицина уреждениесе калкачак урынга төзелеш техникасын китергәннәр һәм территорияне модульләр күтәрүгә әзерли башлаганнар.

Ике госпиталь булачак. Берсе Белгородтан ерак түгел урнашса, икенчесе Иске Оскол янында булачак. Өлкә башлыгы модульләрне мөмкин кадәр озаграк куллана алырлык итеп төзү максатын куйды, чөнки  коронавирус белән бәйле хәлләр тиз генә тынарга охшамаган. Дәваханәләр шыгрым тулы.

Төзелешне декабрь уртасына төгәлләргә ниятлиләр. Исегезгә төшерәбез, 15 октябрьдә махсуслаштырылган  медицина учреждениеләре төзелеше буенча тәҗрибә алышыр өчен Башкортстанга Белгород өлкәсе губернаторының урынбасары, төзелеш һәм транспорт департаменты начальнигы Владимир Базаров килде.

Ул узган җәйдә Зубово авылында төзелгән инфекцион госпитальне барып күрде.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: