Барлык яңалыклар
Коронавирус
20 октябрь 2021, 21:05

30 октябрьдән эш көннәре булмаган атна игълан ителә

Нидән башладык, шуңа кайтабыз түгелме?

news.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Русия Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгәчә  хезмәт хакы түләнелгән эш көне булмаган атна турындагы указга кул куйды. Фәрман Кремльнең сайтында бастырылган.

“2021 елның 30 октябреннән алып 7 ноябрьгә кадәрге чорны эшләүчеләр өчен хезмәт хакы сакланган эш көне булмаган вакыт итеп билгеләргә”, – диелә документта.

Президент указына ярашлы, Русия төбәкләре җитәкчеләре 30 октябрьгә кадәр  дә, 7 ноябрьдән соң да өстәмә эш көннәре булмаган, әмма хезмәт хакы түләнелгән вакытны игълан итә ала.

Путин шулай ук хөкүмәткә һәм төбәк җитәкчеләренә бу чорда мәдәният һәм сәламәтлек саклау оешмаларының эш режимын билгеләргә  һәм эшкуарларга ярдәм чаралары күрсәтергә дигән йөкләмәләр бирде.

Моңа кадәр дәүләт башлыгы хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә барышында 30 октябрьдән 7 ноябрьгәчә хезмәт хакы сакланган ял көннәре кертү турында белдерде. Путин шулай ук бәлки бу көннәрне озайтрга да туры килер дигән шик белдерде. Кайсыбер төбәкләрдә бу режимны 23 октябрьдә ук кертергә  чакырды.

Эш көне булмаган көннәрне кертү турындагы башлангыч белән хөкүмәт вице-премьеры Татьяна Голикова чыгыш ясады. Аның фикеренчә, кайсыбер төбәкләр өчен әлеге ял көннәрен 23 октябрьдән үк кертергә кирәк. Кайсы төбәкләр турында сүз баруын ул ачыкламады. Әмма РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында  белдерүләренчә, иң хәвефле эпидемиологик хәл бүгенге көндә илнең 7 төбәгендә күзәтелә. Алар арасында Удмуртия, Башкортстан, Татарстан, Ырынбур, Төмән, Иваново өлкәләре һәм Пермь крае керә.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: