Барлык яңалыклар
Коронавирус
19 октябрь 2021, 20:06

Сәүдә үзәген япканнар

Башкортстан Башлыгының КОВИД-19 буенча Указын үтәүдәге хокук бозулар ачыклану аркасында Стәрлетамакта “Вокзальный” сәүдә-сервис комплексын ябарга мәҗбүр булганнар.

Сәүдә үзәген япканнар
Сәүдә үзәген япканнар

Башкортстан Башлыгының КОВИД-19 буенча Указын үтәүдәге хокук бозулар ачыклану аркасында Стәрлетамакта “Вокзальный” сәүдә-сервис комплексын ябарга мәҗбүр булганнар. Хокук бозу очраклары 19 октябрь көнне үткән рейд вакытында ачыкланган.

   Үзәккә кергән урында хәтта вахтер да булмаган, нәтиҗәдә, термометрия дә үткәрелмәгән. Соңрак шунысы билгеле булган: биредә температура үлчи торган аппарат та юк икән. Вакцинация турындагы сертификатларны да тикшерүче булмаган, җитмәсә.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: