Барлык яңалыклар
Коронавирус
19 октябрь 2021, 15:00

Рейдлар дәвам итә

Чикләүләрнең өченче этабы үз көченә керде.

Ильфира Нигъмәтуллина
Фото:Ильфира Нигъмәтуллина

18 октябрьдә Башкортстанда covid-19 аркасында чикләүләрнең өченче этабы үз көченә керде.

Хәзер инде вакцинация үтү турында сертификат, яисә 6 ай эчендә коронавирус үткәрү турында белешмә  яки ПЦР-тестның нәтиҗәсе кире булуы турында документлар түбәндәге биналарга кергәндә дә тикшерелә: матурлык, косметика, СПА, массаж салоннары, солярий, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, фитнес-клублар, бассейннар, 50дән артык утырту урыны булган җәмәгать туклануы оешмалары. Биредә чикләүләрне үтәүгә аерым игътибар бирелә. Аларның үтәлешен контрольдә тоту өчен Уфада көн саен рейдлар үткәрелә. Контрольнең мобиль төркемнәренә Уфаның иҗтимагый хәвефсезлек үзәге, шәһәр һәм район хакимиятләре, хокук саклау органнары һәм профильле ведомстволар вәкилләре керә.

Чираттагы рейдта Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең 3 нче номерлы полиция бүлегенең өлкән участковые, полиция майоры Дим Солтанов, Уфа шәһәре округы хакимиятенең хокук идарәсенең Ленин районы буенча бүлек начальнигы Оксана Аверьянова, Уфа шәһәре Киров районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлегенең әйдәүче белгече Светлана Хөсәенова, киң мәгълүмат чаралары вәкиле катнашты. Алар сәүдә комплексларын, бассейннарны тикшерде.

Рейд барышында, беренче чиратта, керү урыннарында контроль постларның эшләре бәяләнде: килүчеләрнең сертификатлары яки белешмәләре каралу-каралмавы, температуралары  үлчәнү-үлчәнмәве тикшерелде. Шулай ук объектларда битлек кию (маска) режимының үтәлешен, кулларны антисептиклар белән эшкәртүне һәм дезинфекция чараларын исәпкә алу журналларын алып бару күзәтелде. Рейдлар вакытында гражданнар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: