Барлык яңалыклар
Коронавирус
19 октябрь 2021, 16:14

КОВИДтан үсмерләргә дә тынгы юк...

Берләшкән милләтләр оешмасының Балалар фонды бар дөньяда яшәүче балаларның психик сәламәтлеге торышы турында доклад бастырып чыгарган.

КОВИДтан үсмерләргә дә тынгы юк...
КОВИДтан үсмерләргә дә тынгы юк...

   Берләшкән милләтләр оешмасының Балалар фонды бар дөньяда яшәүче балаларның психик сәламәтлеге торышы турында доклад бастырып чыгарган.

   Андагы мәгълүматлар борчуга сала торган: балалар һәм үсмерләр җитди тайпылышлардан иза чигә икән, ә КОВИД-19 бу хәлләрне тагын да катлауландырып җибәргән. Дәүләтләр исә, элеккечә, психик сәламәтлекне саклау максатына бик аз акча бүлә.

   ЮНИСЕФ белгечләре бәяләмәсе буенча, бүгенге көндә бар дөньяда яшәгән һәр җиденче үсмер (!) диагнозланган психик тайпылыш белән яши. Шуларның 46 мең чамасы үз-үзенә кул салудан үлә. Суицид – бу яшьтәгеләр арасында теркәлгән үлем очракларының беренче бишлеге исемлегендә.

   Пандемия балаларның психик саулыгына зур басым ясады: карантиннар, дистанцион уку, планлы медицина ярдәмен алудагы чикләүләр хәлне бик тә катлауландырды, дип исәпли экспертлар. 15-24 яшьлекләр арасында үткәрелгән сораштырулар шуны күрсәтә: уртача алганда һәр бишенче яшь кеше үзен даими рәвештә изелгән кебек хис итә һәм нәрсә дә булса эшләргә аларның һичбер теләге юк.

  Шунысы да нык тәэсир иткәндер: бер Русиядә генә 30 меңнән артык бала нәнәй һәм картәтиләрен югалткан. Пандемиянең нәтиҗәләре турында менә шундый моңсу статистика...

Фото: medportal.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: