Барлык яңалыклар
Коронавирус
19 октябрь 2021, 20:21

КОВИД хәвеф белән яный. Саклану бик тә кирәк!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

КОВИД хәвеф белән яный. Саклану бик тә кирәк!
КОВИД хәвеф белән яный. Саклану бик тә кирәк!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

   Указның яңа редакциясенә ярашлы, 25 октябрьдән соң 18 яшьтән өлкән кешеләр төрле базарларга (авыл хуҗалыгы һәм махсуслаштырылган азык-төлек базарларыннан тыш) КОВИД-19га каршы вакцинация үткәнлек турындагы сертификатлары булганда гына үтә алачак.

   1 декабрьдән исә шундый ук документларны шифаханә-курорт оешмаларына, профилакторий, пансионат һәм ял йортларына урнашканда күрсәтергә кирәк булачак.

      Алдан кертелгән чикләүләр дә үз көчендә кала. Моннан тыш, тикшерүче кешеләр таләп иткәндә, кирәкле белешмә һәм сертификатлардан тыш, һәркем үзе белән паспорт яки шәхесне дәлилләүче башка документны күрсәтергә тиеш була.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: