Барлык яңалыклар
Коронавирус
19 октябрь 2021, 11:44

Коронавирус таралмасын өчен!

18 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча оператив штаб утырышы үткәрде.

Коронавирус таралмасын өчен!
Коронавирус таралмасын өчен!

   18 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча оператив штаб утырышы үткәрде. Анда сүз КОВИД-19дан вакцинация эшләрен тизләтү, санитар-эпидемиологик хәвефсезлек максатында вакцина ясатмаган кешеләр өчен чикләү чараларын үтәү барышын тикшерү һ.б. хакында барды.

   Исегезгә төшерәбез, 18 октябрьдән алып вакцина эшләтмәүчеләр өчен өченче пакет чикләү чаралары кертелде.

   Башкортстан Башлыгы барлык муниципалитет башлыкларына санитар хезмәтләр һәм хокук органнары белән берлектә җәмәгать урыннарына килүчеләрдә тиешле сертификатлар булу-булмавын тикшерүне дәвам итәргә кушты.

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: