Вице-премьер Татьяна Голикова Русия территориясендә 30 октябрьдән алып 7 ноябрьгәчә эш көне булмаган режим кертергә тәкъдим итә. Бу хакта ул коронавирус белән көрәш буенча координацион совет президиумы утырышында белдерде. Аның сүзләрен ТАСС китерә. Кайсыбер төбәкләр бу режимны 23 октябрьдән кертергә тәкъдим итәләр.
Голикова сүзләре буенча, бу ковид белән хәлләр киеренке төбәкләр өчен. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, иң хәвефле эпидемиологик хәл бүгенге көндә илнең 7 төбәгендә күзәтелә. Алар арасында Удмуртия, Башкортстан, Татарстан, Ырынбур, Төмән, Иваново өлкәләре һәм Пермь крае керә.
Вице-премьер сүзләренчә, бу чаралар хакында аерым төбәкләр җитәкчеләре белән, шулай ук инфекция белән көрәш буенча оператив штабларда фикер алышканнар.
Чыганак: lenta.ru