Барлык яңалыклар
Коронавирус
17 октябрь 2021, 20:05

Авыручылар кимеми

Чиргә каршы көрәш дәвам итә.

Авыручылар кимеми
Авыручылар кимеми

Әлеге көндә мәкерле таҗлы вирус үз һөҗүмен дәвам итә, кызганычка каршы авыручылар, үлүчеләр саны артканнан-арта гына. Республика буенча бүгенгке көндә ковид белән авыручылар саны  76 мең 813 кешегә җиткән. Ә яңа очраклар саны  - 661 тәшкил итә.

Әлеге көндә стационарда барлыгы 1071 авыру дәваланса, шуларның 674е - 60 яшьтән өлкәнрәкләр.  Шул исәптән 49ы – авыр хәлдә, ясалма сулыш алдыру аппаратын 16 кеше куллана.

6мең 799 кеше амбулатор дәвалануда булып, тәүлек эчендә 687се терелеп, аякка баскан. Барлыгы 66 мең  819 кеше савыгып чыккан.

Кызганычка каршы, бу афәт күпме кеше  гомерләрен өзә. Шул рәвешле, COVID-19дан 35 үлем очрагы теркәлгән. Ә барлыгы әлеге чорга 2 мең 124 кеше якты дөньядан киткән, шуларның 1816сы 60 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә.

Дәваханәдән тыш пневмониядән тәүлегенә 206 авыру теркәлеп, 201е савыгып, аякка баскан.

Республикага Covid-19дан 1 млн. 910 мең  449 доза  вакцина кайткан. Барлыгы 1 млн. 262 мең 670 кеше вакцина ясаткан.

Тәүлек эчендә 13 мең 936 кеше (беренче компонентны – 10 мең 642, икенчесен 3294 кеше) вакцинация үткән.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: