Барлык яңалыклар
Коронавирус
15 октябрь 2021, 06:10

Роспотребнадзор катгый таләпләр куя

Прививка ясату мәҗбүри булачак.

Роспотребнадзор катгый таләпләр куя
Роспотребнадзор катгый таләпләр куя

Башкортстанның Роспотребнадзор филиалы: "Вакцинациядән баш тартучылар эшләреннән читләштереләчәк, таләпләрне үтәмәгән оешмаларга 150 мең сумга кадәр штраф салыначак".

Белүегезчә, 13 октябрьдән Башкортстан кайбер категория гражданнарга мәҗбүри прививка ясатуны кертте. Барлык милек формаларындагы оешмаларга кагылган резолюциягә республиканың баш санитар табибы Анна Казак кул куйды. 14 октябрьдә, Республика белән идарә итү үзәгендә оештырылган брифингта ул республикада яшәүчеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Аның сүзләре буенча, эш бирүче вакцинация графигын үзе төзиячәк. Шулай итеп, прививкаларның 1 компоненты 18 ноябрьгә кадәр эшләнергә тиеш, вакцинация агымдагы елның 18 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш, аннан соң контроль башланачак - югарыдагы таләпләр үтәлгәнме, юкмы.

Таләпләр үтәлмәгән очракта республикада яшәүчеләрне нәрсә көтә? “18 декабрьдән соң эш бирүчеләр вакцинацияләнмәгән хезмәткәрләрне хезмәт хакы түләмичә эшеннән читләштерергә хокуклы. Шулай ук, Кодекс нигезендә, прививкалаудан баш тарткан кешеләр өчен 15 тән 40  мең сумга, юридик затларга  150  мең сумга кадәр штраф салыначак. яки оешма эшен туктату өчен штраф салыначак. Туксан көнгә оешманың эшен туктату да каралачак”, - диде Анна Казак.

Вакцинация дәрәҗәсе 80 процент булырга тиеш.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: