Барлык яңалыклар
Коронавирус
15 октябрь 2021, 11:22

Бер санитар таләп тә үтәлмәгән...

Ишембайдагы сәүдә үзәгендә ник бер таләп тә үтәлми? Үзәкне ябып куймагайлары...

Бер санитар таләп тә үтәлмәгән...
Бер санитар таләп тә үтәлмәгән...

Ишембайда сәүдә үзәгендә чираттагы рейд үтте. Роспотребнадзор, полиция, хакимият хезмәткәрләре һәм административ комиссия әгъзаларыннан торган комиссия Ишембай шәһәренең “Палуба” сәүдә үзәгенә чираттагы рейдка чыкты. Аларның максаты республика Башлыгының яңа таләпләре ничек үтәлешен тикшерү иде.

Документка ярашлы, сәүдә үзәкләренә, мәдәният учреждениеләренә, җәмәгатьтранспортына утыручылар кергәндә вакцнация турындагы сертификатларын, яисә соңгы алты айда коронавирус белән авырулары турындагы белешмәләрен күрсәтергә тиешләр. Шулай ук, ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсен күрсәтергә була( алар өч тәүлек кенә гамәлдә).

Ишембайдагы бу сәүдә үәгендә таләпләрнең берсе дә үтәлмәгән. Ишек төбендә сертификат тикшергә кеше юк, тән температурасы үлчәнмәгән. Сәүдә үзәгендә битлексез йөрүләре ачыкланган.

Санитар таләпләргә ярашлы, бинада һәр 2-3 сәгать саен вирус үтерүче махсус чаралар кулланып эшкәртергә тиешләр. Мондый эшкәртү эшләнмәләре махсус җиһазландырылган бүлмәләрдә эшләнергә тиеш. һәр бүлектә һаваны чистартучы рециркуляторлар урнаштырылган булырга тиеш.

Комиссия әгъзалары тикшерү барышында чиләк белән белизнадан башка бер нәрсә дә тапмаган. Сәүдә үзәгендә эшләгән эшкуарларның берсе дә ни өчен санитар таләпләрне үтмәвен аңлата алмаган.

Эшкуарлар белән сәүдә үзәге җитәкчесенә карата протокол төзелгән, ул судка җибәреләчәк һәм суд сәүдә үзәгенең эшчәнлеген туктату турында карар кабул итәлә. Санитар кагыйдәләрне бозган өчен шәхси кешеләргә – 15-40, юридик шәхесләргә –100-300 мең сум күләмендә административ штраф каралган. Шулай ук эшчәнлекне туктату карала.

4 октябрьдән коронвирустан прививка ясатмаганнар өчен чикләүләр кертелде. Алар дәүләт һәм муницпаль музейларга, күргәзмә залларына, китапханә, театр, кинотеатр, концерт заллары, мәдәният йортларына керә алмый, шулай ук спорт чараларына сертификат күрсәткәннән соң гына кереп була.

12 октябрьдән чикләүләрнең икенче пакеты көченә керде. Хәзер сертификатсыз сәүдә үзәкләренә дә кереп булмый, шәһәрара автобусларга да утыртмыйлар.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: