0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Коронавирус
14 октябрь , 12:39

Тикшерүләр дәвам итә

  Уфаның сәүдә үзәкләрендә ковидка каршы чикләүләрнең үтәлешен тикшерүче рейдлар дәвам итә.

Тикшерүләр дәвам итә

Уфаның сәүдә үзәкләрендә ковидка каршы чикләүләрнең үтәлешен тикшерүче рейдлар дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, 12 октябрьдән Башкортстанда сәүдә үзәкләренә керү өчен COVID-19 каршы прививка ясату турында документ яки соңгы алты ай эчендә коронавирус белән авырып терелү хакында справка күрсәтергә кирәк. Шуңа бәйле күпсанлы тикшереүләр башланды.

Беренче чиратта ишек янында торучы сакчыларның эше тикшерелә: һәр кергән кешедән сертификат яки справка сорыймы, температурасын үлчиме. Шулай ук объектларда маска режимы сакланамы, куллар антисептик белән эшкәртеләме, дезинфекция чараларының учет журналы алып барыламы икәнен дә тикшерәләр.   

Тикшерү нәтиҗәләре буенча аерым оешмаларда битлек режимының бозылуы, социаль дистанция сакланмавы, журналларның формаль рәвештә генә тутырылуы ачыкланган. Бөтен кимчелекләр актларга кертелә һәм роспотребнадзорга тапшырыла бара.

Һәм мондый тикшерүләр даими булачак...

Автор:Ибрагимова Эльмира