0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Коронавирус
14 октябрь , 17:37

Кем прививка ясатмаска хаклы?

Башкортстанда аерым категорияле гражданнар өчен мәҗбүри вакцинация кертелгәннән соң күпләрдә медицина отводы уңаеннан сораулар туа башлады.

Кем прививка ясатмаска хаклы?

Башкортстанда аерым категорияле гражданнар өчен мәҗбүри вакцинация кертелгәннән соң күпләрдә медицина отводы уңаеннан сораулар туа башлады.

   Бу аерым төр категориядәгеләргә 65 яшьтән өлкәннәр, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре, дәүләт хезмәтендәгеләр, хәрбиләр, призывниклар, практика үтүче студентлар һ.б. керә. Брифинг барышында Анна Казак,  әгәр дә хезмәткәрнең медотводы бар икән һәм әгәр дә хезмәткәр ярты ел эчендә коронавирус белән чирләгән булган икән, вакцина ясату аның өчен мәҗбүри түгел дип белдерде.

   Шуны да билгеләп үтү кирәк: вакцинаны ясату 18 яше тулмаганнарга, вакцина составында булган компонентка артык зур сизгерлек булганда, анамнезда авыр аллергик реакция булганда, кискен инфекцион һәм инфекцион булмаган чирләр булса, хроник чирләр кискенләшкән вакытта ясату тыела яки 2-4 атнага кадәр кичектерелә.

   Анна Казак әйтүенчә, бала имезгән вакытта да КОВИДка каршы вакцина эшләнми.  

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова