

Грипптанмы, әллә КОВИД-19данмы?
Республика белән идарә итү үзәге оештырган брифингта БРның Роспотребнадзор башлыгы Анна Казак ике прививканы да – КОВИД-19дан да һәм грипптан да ясатырга кирәклеге турында сөйләде.
“Күпьеллык динамика буенча грипп һәм ОРВИ буенча хәвеф иң зур вакыт – декабрьнең икенче яртысы - гыйнвар башы. Бүген, әлбәттә, коронавирус инфекциясеннән прививка ясатуга өстенлек бирергә кирәк. Прививкалар аралыгы бер айдан да ким булырга тиеш түгел”,- диде баш санитар табиб.
Бүгенге көнгә республикада гриппка каршы прививка кампаниясе бара. Аны инде 1033042 кеше ясатырга өлгергән. Бу гомум халыкның 25,6 проценты дигән сүз.
Коронавирустан вакцинаның 1 компонентын 1374700 кеше ясаткан, икенчесен – 1238126 кеше. Коллектив иммунитет булсын өчен 1,9 миллион кеше вакцина ясатырга тиеш.
Фото: Башинформ.