Барлык яңалыклар
Коронавирус
14 октябрь 2021, 21:40

Чыгымнар арта – вирус бирешми

Коронавирус белән көрәш зур чыгымнар таләп итә.

Чыгымнар арта – вирус бирешми
Чыгымнар арта – вирус бирешми

Башкортстан пандемиягә каршы көрәшкә 20 миллиард сум тоткан. Төбәк бюджеты коронавирус таралуга каршы тору өчен 20 миллиард сум бүлеп биргән, дип хәбәр итә ТАСС төбәк башлыгы Радий Хәбировка сылтанып. Республика башлыгы әйтүенчә, төбәкнең финанс мөмкинлекләр бу авыр чордагы ихтыяҗларга туры килеп бетми. Ләкин, республика федераль хөкүмәт ярдәме белән кредит күләмен киметә алган. Башкортстан Башлыгы моны 14 октябрь, пәнҗешәмбе көнне Кеше хокуклары советы утырышында игълан итте. Узган елның көзендә, Башкортстан хөкүмәте пандемиягә каршы көрәш өчен 12 миллиард сум акча бүлгән булган.

Чыганак:ufa-town.ru

Фото:ufa-town.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: