0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Коронавирус
14 октябрь , 19:30

Автовокзалларда хәлләр ничек?

Башкалада республика Башлыгы Радий Хәбировның коронавируска каршы  көрәш указын үтәү мониторингы үткәрелә.

Автовокзалларда хәлләр ничек?

Башкалада республика Башлыгы Радий Хәбировның коронавируска каршы  көрәш указын үтәү мониторингы үткәрелә. Тәүдә тикшерүчеләр сәүдә үзәкләрен, аннан соң пассажир транспортларын тикшерде. Автовокзаллар да читтә калмады.

Бүген республика Башлыгы Контроль идарәсе, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкилләре пассажирларның, машина йөртүчеләрнең һәм пассажир йөртүчеләрнең яңа кертелгән чикләүләргә ни дәрәҗәдә җаваплы карауларын ачыклады. 
“Ространснадзор” хезмәткәрләре беренче булып бер иргә игътибар итте. Ул әкрен генә «Пежо» микроавтобусын урап чыкты, янында торган автобуслар Көньяк автовокзал тукталышыннан китәргә ашыкты. «Мин машина йөртүче түгел. Бу минем транспорт түгел. Мине аны монда китерүне сорадылар", - дип ышанычлы белдерде ир. 
Мониторинг бригадасы пассажирлар автобусларга утырту мәйданчыгына юнәлде. Уфа — Әлмәт маршруты буенча зур автобус юлга җыена. 15 пассажир Татарстанга китүне көтә. Контролер Елена Емельянова барлык белешмәләрне җентекләп тикшерә, битлек киюне һәм QR-кодларны сканерлауны сорый.

–Мин телефоныма махсус кушымта күчердем. Ул миңа һәр пассажир хакында белешмә бирә. Без белешмәне пассажирның паспорты белән чагыштырабыз. Әлегә беркем дә алдарга тырышмады. Дөрес, минем хезмәттәшләрем күптән түгел тиешле бер документы да булмаган пассажирны автобустан төшерде, – ди ул.

Автор:Ибрагимова Эльмира