0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Коронавирус
13 октябрь , 10:35

Сертификатсыз кертмиләр

Сәүдә үзәкләре буенча рейдлар оештырылды.

Фото:Ильфира Нигъмәтуллина

Ике ел дәвамында гади булмаган шартларда яшибез. Соңгы вакытта хәл аеруча кискенләшә, авыручылар саны артканнан-арта бара, чир котыруын дәвам итә. Республикадагы хәл-торышны контрольгә алу һәм җайга салу максатында яңа чикләүләр кертелде. Шул рәвешле, 12 октябрьдән республикада сәүдә үзәкләренә керү өчен ишек төбендә я вакцинация үтү турында сертификат, яисә 6 ай эчендә коронавирус белән чирләү турында белешмә, яки ПЦР-тестның нәтиҗәсе кире булуы турында документ күрсәтергә кирәк.

Чикләү чаралары кертелү белән аларның үтәлешен тикшерүләр дә башланды. Бу җәһәттән  Уфаның эре сәүдә үзәкләре буенча рейдлар оештырылды. Әлеге рейдлар барышында Киров районы хакимияте башлыгы урынбасары Ришат Дәүләтгәрәев, Киров районы хакимиятенең җәмәгать туклануы һәм хезмәт күрсәтүне координацияләү бүлеге начальнигы Ирина Сабитова, Уфа шәһәренең җәмәгать хәвефсезлеге үзәгенең Киров районы буенча идарәсе начальнигы Наил Нагаев, Башкортстан Республикасының Сәүдә министрлыгының контроль чаралар бүлегенең әйдәүче белгеч- экспертлары Константин Покатисов, Марат Бәдретдинов катнашып, сәүдә үзәкләренә үзгәртелгән керү тәртибе үтәлешен тикшерде.

Әлбәттә, күпчелек урыннарда халык яңа үзгәрешләргә каршы чыга, ризасызлык белдерә. Тавыш та чыгарып карый. Әмма сәүдә үзәге ишек төбендә торган сакчылар билгеләнгән кагыйдәләр буенча гына бинага кертә. Һәркемнән югарыда әйтеп үтелгән я вакцинация үтү турында сертификат, яисә 6 ай эчендә коронавирус үткәрү турында белешмә, яки ПЦР-тестның нәтиҗәсе кире булуы турында документ сорыйлар. Шулай ук температуралар тикшерелеп, дезинфекция чаралары кулланыла һәм бина эчендә битлек кияргә, социаль аралыкны саклау кирәклеге кисәтелә.

Рейд барышында “Кәрван сарай”, “Ультра”, “Ирәмәл”, ХБК базары, “Көньяк полюс”, “Мега-Уфа” сәүдә үзәкләре һәм комплекслары каралды. Биредәге керү тәртипләре уңай бәһаланды. Халык арасында вакцина ясатмаучыларга керү тыела әлбәттә, ә QR-кодлыларга ишекләр һәрвакыт ачык.

Вакцина, белгечләр билгеләвенчә, ковидка коллектив иммунитет тудыручы буларак кабул ителә.Алдагы көннәрдә үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәркем дәваханәгә килеп, үзенең һәм якыннарының гомерен куркыныч астына куймас өчен, аңлы рәвештә мәкерле чиргә каршы вакцина ясатуны беренче планга куйсын иде. Әлеге чаралар республикадагы эпидимиологик хәлне яхшыртуга йогынты ясар дип ышанасы килә.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина