0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Коронавирус
12 октябрь , 15:38

Үзизоляциядәгеләргә ярдәм оештырыла

Башкортстанда “Бердәм Русия” төбәк башкарма комитетындагы колл-үзәк 65+ һәм хроник авырулы кешеләрдән гаризалар кабул итә.

Үзизоляциядәгеләргә ярдәм оештырыла

Башкортстанда “Бердәм Русия” төбәк башкарма комитетындагы колл-үзәк 65+ һәм хроник авырулы кешеләрдән гаризалар кабул итә. 13 октябрьдән “Безнең хәстәрлек” бердәм волонтер үзәге ирекмәннәре БР Яшьләр сәясәте министрлыгы белән берлектә мөрәҗәгать итүчеләр исәбенә азык-төлек ташу эшен тергезәләр.

                “Башкортстанда 13 октябрьдә чыккан Башлык Указына ярашлы, 65 яшьтән өлкәннәр өчен үзизоляция режимы кертелә. Кагыйдәләр вакцина ясатмаган һәм хроник авырулары булган өлкәннәргә кагыла. Хәвеф төркеменә керүче өлкәннәребезгә булышу өчен без гариза бирүче исәбенә азык-төлек һәм дару ташучы махсус автоволонтерлар юнәлешен булдырдык”, — диде Уфа кала советы депутаты Александр Мельников.

                Мөрәҗәгать итүче теләге буенча волонтер исемлек буенча кирәкле товарларны сатып алыр өчен теләсә кайсы кибет һәм аптекага керә ала. Гариза бирүче чек бәясен товарны кулына алганда түлиячәк. Моннан тыш, автоволонтерлар өлкәннәргә вакцина ясату өчен поликлиникага барырга ярдәм итә алалар.

                “Бердәм Русия”нең бердәм волонтер үзәгенә гаризалар дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр 8 - 800 - 201 – 89 – 03 телефоны буенча кабул ителә. Шулай ук зарурлык кичерүчеләргә бушлай булышырга әзер булган автоволонтерлар җыю эшләре дә бара. Ирекмәннәр сафына шушы ук телефонга шалтыратып язылырга мөмкин.

Автор:Кадикова Резида