0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Коронавирус
12 октябрь , 19:47

Уфа вокзалларында тикшерүләр булды

Башкортстанда халыкара рейсларда вакцина ясатмаганнар өчен яңа чикләүләр үз көченә керде.

Уфа вокзалларында тикшерүләр булды

Башкортстанда халыкара рейсларда вакцина ясатмаганнар өчен яңа чикләүләр үз көченә керде. Бүген берничә дистә кеше Уфаның Көньяк автовокзалыннан Башкортстанның башка шәһәрләренә китә алмады. Кассирлар белдерүенчә, вакцина ясатмаганнар өчен яңа чикләү чаралары үз көченә керү сәбәпле кайбер пассажирларны кире борырга туры килгән.
Искә төшерик, 1 октябрьдән Радий Хәбиров коронавирус таралу куркынычына бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте. Документка ярашлы, 2021 елның 12 октябреннән пассажир ташуда яңа таләпләр гамәлгә керде. Бу көннән алып:
 *COVID-2019га каршы вакцина ясату турында электрон яки басма сертификат;
 * Соңгы 6 ай эчендә COVID-2019 белән авыру турында белешмә;
* COVID-2019га ПЦР ысулы белән лаборатор тикшерүләр буенча кире результат турындагы белешмә булган очракта гына халыкара автобусларга, шулай ук "Орлан" шәһәр яны поездына билетлар сатылачак.
Бу документлар ике тапкыр: билет сатып алганда һәм автобуска утырыр алдыннан тикшерелә.
Ковидка каршы чара соңгы айда COVID-19 каршы вакцина ясау тизлеге кимүенә карата властьларның җавабы булып тора.
Бүген БР транспорт һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре республика Башлыгы указының саклануын Уфа вокзалларында тикшерделәр.
-Без Сезнең сәламәтлек хакында кайгыртабыз һәм COVID-19 вирусы таралу куркынычын киметү өчен кирәкле чаралар кабул итәбез. Бөтен автобуслар һәм шәһәр яны поездлары һәр көн саен санитар эшкәртелә. Моннан тыш, "Орлан" шәһәр яны поездлары һава зарарсызландыручы климат-контроль системасы белән баетылган, хезмәткәрләр исә битлек һәм антисептик чаралар белән тәэмин ителгән,- диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Руслан Гарипов.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Автор:Кадикова Резида