

Иртәгәдән, 12 октябрьдән, республикада сәүдә үзәкләренә бүгенге кебек иркенләп кереп булмаячак. Ишек төбендә я вакцинация үтү турында сертификат, яисә 6 ай эчендә коронавирус үткәрү турында белешмә, һичьюгы ПЦР-тестның нәтиҗәсе кире булуы турында документ сораячаклар.
Исегезгә төшерәбез, 4 октябрьдән дәүләт һәм муниципаль музейларда, театр, китапханә, мәдәният йортлары, кинотеатрларда, шулай ук массакүләм спорт чараларына керү өчен вакцинация үтү турында сертификат яки 6 ай эчендә коронавирус үткәрү турында белешмә таләп ителә башлады.
12 октябрьдән 27сенә кадәр сәүдә үзәкләренә, шәхси музей, күргәзмә заллары, китапханәләр, кинотеатрлар, концерт залларына, матурлык, СПА-салоннарына, солярий, мунча, сауна, физкультура-савыктыру комплексларына, фитнес-клубларга, бассейннарга; ресторан һәм кафеларга керү, шәһәрара автобусларга һәм “Орлан” поездына билет сатып алу вакцинация үтү турында сертификат, 6 ай эчендә коронавирус үткәрү турында белешмә яки ПЦР-тестның нәтиҗәсе кире булганда гына рөхсәт ителәчәк.
Ә 27 октябрьдән ПЦР һәм медотводлар кабул ителмәячәк!
Чикләү чаралары кертелү белән аларның үтәлеше буенча тикшерүләр дә башланачак. Шуңа игътибарлы булыгыз. Законны белмәү җаваплылыктан азат итми, диләр.