

9 октябрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада коронавирус инфекциясе таралуына юл куймау буенча оператив киңәшмә үткәрде.
Төп тема - COVID-19дан вакцинацияне арттыру, вакцинацияләнмәгән халык өчен чикләүләрне үтәүне контрольдә тотуны көчәйтү. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Вице-премьеры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, соңгы көннәрдә вакцинация күләмнәрен арттыру буенча уңай тенденция күзәтелә башлаган.
- Кешеләр актив рәвештә прививка ясый башлады. Соңгы тәүлектә ул 18 процентка үсте – вакциналаштыру пунктларына 23 784 кеше килде. Беренче компонентка барлыгы 1 338 992 кеше прививка ясаткан. Вакцинацияне 1 221 742 кеше тулысынча төгәлләде, - диде Максим Забелин. – Шул ук вакытта авырулар саны арта бара. 9 октябрьгә Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны 71 650 кеше тәшкил итә. Тәүлек эчендә 627гә йогуы расланган, 23 пациент үлгән.
Республика башлыгы искәртеп узганча, 4 октябрьдән вакцинацияләнмәгән кешеләр өчен чикләү чараларының беренче этабы үз көченә керде. Музейларга, күргәзмә залларына, китапханәләргә, театрларга, кинотеатрлар, концерт заллары, мәдәният йортлары (сарайлары), шулай ук массакүләм физкультура һәм спорт чараларына COVID-19га каршы вакцинация узу турында сертификат яки алты ай дәвамында коронавирус турында белешмә булганда гына керергә була.