0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Коронавирус
10 октябрь , 13:05

Бишенче дулкынын да җиңәрбез

«Инвитро» медицина үзәгенең табиб-инфекционисты Андрей Поздняков нинди киңәш бирә?

Бишенче дулкынын да җиңәрбез

«Инвитро» медицина үзәгенең табиб-инфекционисты, клиник-диагностик лабораториясенең баш табибы Андрей Поздняков дельт-коронавирус штаммының төп аермаларын санап үтте, аның иң зур куркынычы турында сөйләде һәм аңа каршы үзебезнең вакциналар ни дәрәҗәдә тәэсир иткәнен аңлатты.

Табиб билгеләп үткәнчә, дельта-штамм әүвәлге «ухань» штаммлысына караганда "усалрак" - тиз йога икән. Әгәр беренче штаммда йоктыруның уртача коэффициенты 2-3 булса, Дельта өчен ул 6-8 тәшкил итә.

"Агрессивлык буенча бу штамм, үткәннәре кебек көчле була. Чир, пандемиянең 3-4 дулкыннары кебек озайлырак бара, эчке әгъзаларга зыян сала һәм нерв системасы какшата. Бигрәк тә бөерләргә, ашказанына игътибарлы булырга кирәк. Кыскасы, коронавирус бик куркыныч авыру. Аннан бары тик вакцина ясатып кына котылып калырга мөмкин", – дип табиб.

 

Фото: vancomycin.ru

Автор:Каспранова Ләйсән