0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Коронавирус
9 октябрь , 17:10

Вакцина гына коткарачак

Илеш районында да моны яхшы аңлыйлар.

Вакцина гына коткарачак

Пандемия чорында яшибез. Көннән-көн авыручылар саны арта. Дәвалау ысуллары да көн саен үзгәреп тора. Ә вакцина, белгечләр билгеләвенчә, ковидка коллектив иммунитет тудыручы буларак кабул ителә. Кеше үзен һәм башкаларны куркыныч астына куймас өчен аңлы рәвештә вакцина ясатуны беренче планга куярга тиеш.

Илеш районында да халыкка вакцина ясату әһәмиятле чараларның берсе буларак кабул ителеп, аны ясату кирәклеген аңлап эш итәләр. Район үзәк дәваханәсенә 12 мең 929 доза вакцина кайтарылып, 9190 кеше беренче компонентын эшләтеп өлгерде. Ә 8734 кеше вакцинациянең тулы курсын үтте.

Бүгенге көнге күрсәткечләргә килгәндә, район буенча барлыгы 9202 кеше әлеге процедураны үткән.  Авыл советы авыл биләләмләре буенча иң активлар рәтендә: Йонны – 64 %, Сүлте – 49 %,  Исәмәт  белән Иске Күктау – 44әр %, Яркәй 43 % халык вакцина ясаткан.  

Алдагы көннәрдә дә үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәркем мәкерле чиргә каршы вакцина ясатырга дәваханәгә килеп, үзенең һәм якыннарының гомерен куркыныч астына куймас өчен дөрес карар кылыр дип ышанырга кирәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина