Коронавирус
8 Октября 2021, 12:08

Тикшерүләр дәвам итәчәк

   Башкортстанда җәмәгать транспортында маска режимын саклау буенча рейдлар саны арттырылды.

Тикшерүләр дәвам итәчәкТикшерүләр дәвам итәчәк
Тикшерүләр дәвам итәчәк

Башкортстанда җәмәгать транспортында маска режимын саклау буенча рейдлар саны арттырылды.

   Бу йөкләмә транспорт министрлылыгына Башкортстан Башлыгы тарафыннан бирелде. Бүген Октябрь Проспектында үткән тикшерүләр барышында берничә дистә автобус, троллейбус һәм маршрут таксиларын тикшерделәр. Рейдның максаты хокук бозучыларга шртафлар салу түгел, ә саклану чараларын куллану кирәклеге турында хәтергә төшерү.

   Рейд вакытында тикшерүчеләр бернинди чаралар кулланмый гына пассажирлардан маскалар киюне сорадылар. Шунысы аптыраш, барсының да үзе белән маскалары бар икән – кемнең кесәсендә, кемнең сумкасында, тик, нигәдер, битләренә генә киелмәгән.

   -Җәмәгать транспорты – халык күп тупланган урыннарның берсе, биредә инфекцияләр йоктыру куркынычы аеруча зур, шуңа да һәркемнән саклану чаралары белән актив куллануны сорыйбыз,- ди бу уңайдан министрлык хезмәткәре Максим Имаев.- Октябрьдән республикада эпидемиологик хәлләр катлауланды һәм транспортта маска режимын сакламаучыларга карата чаралар катыланачак. Водительме ул, әллә пассажирмы, беренче тапкыр хокук бозучыларга 1-3 мең сум, кабат бозучыларга инде 15-30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас