+21 °С
Болытлы


Радий Хәбировка дәваханәләр баш табибларының өлкәннәр өчен үзизоляция кертү турындагы мөрәҗәгатен тапшырдылар.
Башкортстан дәваханәләре баш табибларының өлкән яшьтәгеләр өчен үзизоляция кертүне сорап язган мөрәҗәгате республика Башлыгы Радий Хәбировка тапшырылды. Мәсьәләне якын вакытта коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга багышланган оператив штаб утырышында тикшерәчәкләр.
Үзләренең мөрәҗәгатендә баш табиблар Радий Хәбировтан “коронавирустан иң якланмаган кешеләр турында кайгыртуны” сорый.