Коронавирус
8 октябрь 2021, 08:42

Ни өчен бездә чирлеләр саны арта дисезме?

   Башкорт дәүләт медицина университеты ректоры Валентин Павлов үз коллегаларының Радий Хәбировка язган ачык хатын хуплавын белдерде.

Ни өчен бездә чирлеләр саны арта дисезме?Ни өчен бездә чирлеләр саны арта дисезме?
Ни өчен бездә чирлеләр саны арта дисезме?

Башкорт дәүләт медицина университеты ректоры Валентин Павлов үз коллегаларының Радий Хәбировка язган ачык хатын хуплавын белдерде.

   Павлов әйтүенчә, Русиядә соңгы чорда вакцинация һәм ревакцинация темплары сүрелә төшкән. Шул ук вакытта, 100 процент дип әйтерлек вакцинация үткән илләр бүген инде ревакцинациягә килеп җитәләр.

   “Чөнки бүгенге көндә коронавируска каршы көрәш ысулы булып вакцинация һәм ревакцинация кала,- диде ул.- Әлегә кадәр әле без коллектив иммунитетны булдыра алмадык, шуңа да бездә чирнең, шулай ук үлем очракларының да арта баруы күзәтелә”.

   Ул республика халкын вакцина һәм ревакцинация ясатырга һәм шулай ук Роспотребнадзор күрсәтмәләрен төгәл үтәргә чакырды.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас