Коронавирус
8 октябрь 2021, 08:04

Өлкәннәребезне саклау өчен

Республика клиник инфекцион дәваханәсенең, Зубово һәм Стәрлетамак клиник-диагностикалау инфекцион үзәкләре филиалларының баш табибы Азат Мөхәмәтҗанов, Башкортстан медикларының Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка яше 65тән арткан өлкән гражданнарыбыз өчен үзизоляция кертүне үтенеп язган хаты уңаеннан болай диде:

Өлкәннәребезне саклау өченӨлкәннәребезне саклау өчен
Өлкәннәребезне саклау өчен

   Республика клиник инфекцион дәваханәсенең, Зубово һәм Стәрлетамак клиник-диагностикалау инфекцион үзәкләре филиалларының баш табибы Азат Мөхәмәтҗанов, Башкортстан медикларының Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка яше 65тән арткан өлкән гражданнарыбыз өчен үзизоляция кертүне үтенеп язган хаты уңаеннан болай диде:

   “Бүгенге көндә ковид госпитальләрендә яше 65тән арткан пациентлар бик күп һәм алар, нигездә, вакцина эшләтмәгәннәр. Вакцина эшләткәннәр, гадәттә, реанимациягә үк барып җитми һәм аларның 2 проценты гына стационарларда ята. Ә менә вирустан, чынлап та, вакцина эшләтмәгәннәр вафат була. Без өлкән кешеләрне сакларга телибез һәм аларга вакцина ясатырга яки үзизоляциягә китәргә тәкъдим итәбез. Вирус нәкъ менә шушы яшьтәгеләрне җәлләп тормый.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас