Коронавирус
8 октябрь 2021, 09:34

КОВИД салган зыян

Бу авыруны кичергән кешеләрнең 40 процентында                     психик тайпылышлар күзәтелә.

КОВИД салган зыянКОВИД салган зыян
КОВИД салган зыян

                    Бу авыруны кичергән кешеләрнең 40 процентында

                    психик тайпылышлар күзәтелә.

   Моннан ел ярым чамасы элек без Республика клиник психотерапия үзәгенең югары категорияле табиб-психиатры, бүлек мөдире Гөлнара Фәйләс кызы Шаһапова белән КОВИД-19, пандемия һәм аның кешеләрнең психик халәтләренә тәэсире турында сөйләшкән идек. Шуннан соң шактый вакыт үтте, тик коронавирус зәхмәте генә үтмәде һәм ул безгә бүген дә зур куркыныч белән янавын дәвам итә.

   Ул вакытта Гөлнара Фәйләс кызы үзизоляция белән бәйле депрессияләр дулкыны башланырга мөмкинлеген фаразлаган иде. Шулай булып чыкты да: вирус котырына башлаган чордан алып бар дөнья психиатрлары һәм психотерапевтлары “коронавирустан кешенең психикасы зур иза чигә” дигән фикерне куәтләп кенә торалар.

   Бүгенге очрашуыбызда мин Гөлнара Фәйләс кызына барыбызны да кызыксындырган, шул ук вакытта борчыган сорауларны бирдем.

   -Гөлнара ханым, КОВИД-19ның кеше психикасына көчле тәэсир итүе хакында торган саен ешрак ишетәбез. Ә бит күпләр үзләрен начар хәл итүне бу чир белән бәйләп тә карамый...

-КОВИД-19, башка вируслар кебек үк, кеше организмының бар системаларына диярлек тәэсир итә һәм еш кына, тын юллары һәм үпкәләрне зарарлаган кебек үк, нерв системасына да зыян китерә. Бу – нейротропность, ягъни инфекциянең әлеге система күзәнәкләренә зыян салуы дип атала. Моннан тыш, тикшерүчеләр фикеренчә, вирус баш миендәге нерв күзәнәкләре эчендә үрчергә мөмкин. Менә шул органик зарарланулар аркасында кешедә төрле катлауланулар китереп чыгаручы психик һәм неврологик тайпылышлар барлыкка килә дә инде.

   Системалы рәвештә тикшерүләр үткәргәннән соң, тикшерүчеләр шундый нәтиҗәгә килгән: коронавирус кичергән 20-40 процент пациентларда психик тайпылышлар күзәтелә икән. Менә алар:

   *астения;

   * хәтер начарлану, игътибар кимү;

   * йокы бозылу;

   *даими борчылу;

   *депрессия халәте;

   * аң-фикерләү сәләте начараю.

   -Бу психик тайпылышларны ничек танып-белергә соң? Кеше нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш?

   -Тәүге һәм төп билге – астения синдромы: кеше бик тиз арый, бу интеллектуаль яктан да, физик яктан да үзен нык сиздерә. Ягъни аның элек үзе тыныч кына, рәхәтләнеп эшләгән эшләрне дә (мәсәлән, ашарга пешерү, җыештыру һ.б.) башкарырга теләге дә, көче дә юк. Безгә килгән пациентлар болай ди: “Менә инде икенче-өченче ай “больничныйдамын”, инде анализларым да яхшы кебек, ләкин эшкә чыга алмыйм, миңа хәтта кроватьтән торуы да авыр...”.

    Икенче, шулай ук мөһим билге: когнитив сәләтләрнең кимүе – ягъни хәтер, игътибар, аңлау, мотивация, көндәлек интеллектуаль эшне башкару авырлашуы. Бер сүз белән әйткәндә, элек җырлап кына эшләгән эшне кеше хәзер авырлык белән генә башкара.

   Шулай ук йокы бозылу да яхшыга түгел. Коронавирус вакытында йокыдан калу нейроген фактор белән түгел, ә психосоматик һәм гормональ факторлар белән бәйле. Безнең халык коронавирусның гадәти мизгел гриппы гына түгеллеген һәм аның кеше гомеренә зур куркыныч белән янавын инде яхшы аңлады. Ә бу исә стресс тудыра һәм канга адреналин (стресс гормоны) һәм норадреналин (күңел күтәренкелеге) гормоннарын өсти. Шул ук вакытта мелатонинның (йокы эликсиры) күләме кими.

   Кешеләр үзләрендә булган башка хроник чирләр уңаеннан, шулай ук якыннары-туганнары чирләсә, борчыла башлый, нәтиҗәдә, алар йокыдан яза. Ә йокы белән бәйле проблемалар башланды икән, невралгия авыртынулары, миалгия, ютәл, тын кысылу һ.б. үзен сиздерә башлый. Менә шулай итеп йокы белән бәйле проблемалар тирәнәя бара. Моңа өстәп, үпкәләргә суларга җиңелрәк булсын өчен табиблар корсакта ятарга киңәш итә. Күп кенә кешеләр исә, тән конституцияләре үзенчәлекләре аркасында, болай йоклый алмый, бу аларда шулай ук стресс тудыра.

   -Гөлнара Фәйләсовна, коронавирус авыруын үткәргән бик  күпләр үзләрен паника атакалары зур куркуга салуы турында әйтә...

   -Чынлап та, тагын да бер билге – көчле пошаманга төшү, ягъни чиксез борчылу. Бу фонда кешедә паника атакалары күзәтелә. Күпләр әйтүенчә, “аны сөйләп тә, язып та аңлату мөмкин түгел”. Паника атакасы вакытында чиксез борчылу приступы башлана, кеше хәтта үзенең кайда икәнлеген аңламаска мөмкин, үзе шушы урында, шушы минутта үләргә мөмкин кебек тоела башлый хәтта. Шунысы да бар: паника бернинди сәбәпсез, теләсә кайсы урында – эштә, йортта, йокы вакытында – башланырга мөмкин.

   Шулай ук депрессив халәт күзәтелә. Депрессия вакытында кешедә чамасыз нык ару барлыкка килергә мөмкин – ул иртән үк “кыйнап ташланган кебек” йокысыннан уяна, төшкә инде үзен суты сыгылган кебек хис итә. Тагын да бер борчулы сигнал бар – элек кешегә шатлык, зур кәнәгатьлек биргән, җиңеллек китергән нәрсәләр аны шатландырмый башлый. Барыбызга да таныш хәл: әгәр кәефебез начар икән, дуслар-туганнар белән очрашып, бер гөрләшеп утыру да җитә – дәрт-дәрманнар артып китә. Ә менә депрессия булганда алай түгел – беразга гына җиңел булып ала да, хәлләр кабаттан авырлаша. Мәсәлән, моңа кадәр кеше эшенә теләп йөргән һәм барсы да әйбәт булган. Ә хәзер килеп аңа: “ни өчен эшлим инде мин?” дигән уйлар тынгы бирми...

   -Ә менә шул “бераз моңсуланып алу”ны һәм депрессия халәтен ничек аерырга соң?

   -Диагнозны бары табиб кына куя. Ләкин, әгәр дә боегу, начар уйлар һ.б. шундый билгеләр  даими юлдашка әверелүен тоясыз икән, белгечкә мөрәҗәгать итү кирәк. Депрессия билгеләре 3 айга да, аннан озагракка да сузылырга мөмкин. Ә менә белгеч диагнозны тиз үк ачыклый һәм дәвалау курсы билгели.

   SARS-CoV-2 – гематоэнцефалик барьерны үтеп, баш миенә үтеп керергә һәм анда үзенең җимергеч эшен башларга сәләтле: нәтиҗәдә, кешедә гипоксия башлана, тромблар барлыкка килә, баш мие кислород җитмәүдән интегә.

   Коронавирус кичерүчеләрнең якынча 20-30 процентында делирий күзәтелә. Делирий ул – кешенең фикерләве һәм кыланышларының кинәт үзгәрүе. Делирийга дучар булучылар үзләре тирәсендә барган вакыйгаларга игътибар юнәлтүдән мәхрүм була, ә аларның фикерләвендә оешканлык булмый. Бу авыруның үзендә дә, аның якыннарында да курку тудыра. 

   Коронавирус делирие турында тәү тапкыр Кытай табиблары сөйли башлады.

   -Гөлнара Фәйләсовна, бүген сез “Өмет” укучыларына күп мәгълүматлар бирдегез. Инде әйтегезче, кемдер үзендә теге яки бу билгеләрне тойса, аңа нәрсә эшләргә?

   -Гомум киңәш: тормышта уңай мизгелләргә күбрәк игътибар итәргә кирәк. Үзегезне матур хис-тойгылар, күңелле вакыйгалар, сезгә яхшы карашта булган кешеләр белән уратыгыз.Шулай ук сәламәт яшәү рәвешен алып бару, йокыны җайга салу, дөрес туклану да зур роль уйный. Туклану рационында барлык төр майлар булырга тиеш, чөнки алар – нерв системасын сәламәтләндерүдә төп ярдәмчеләр. Әгәр туклану рационын төзүдә табибыгыз биргән  киңәшләргә таянсагыз, бигрәк тә яхшы булачак.

   Чирне җиңеп чыкканнан соң, мөмкинлегегезгә карап, актив яшәү рәвешенә кайтырга тырышыгыз. Моның өчен организмга физик көчергәнеш тә (чама белән, әлбәттә) бирергә кирәк. Саф һавада күбрәк булу – сәламәтләнүгә туры юл! Депрессиягә дучар булучыларга киңәшем шул – борчулы һәм депрессив кичерешләр бүгенге көндә дәвалауга уңышлы бирешәләр. Бу хакта үзләре чирләгән кешеләр дә, чир аркасында якыннарын югалтканнар да онытмасыннар иде. Иң мөһиме, дәвалануны мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк, чөнки депрессия никадәр озакка сузылса, аннан чыгу вакыты да шулкадәр озая, авырая.

   Әгәр үзегезне ярдәмгә мохтаҗ дип исәплисез икән, Республика клиник психотерапия үзәге белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз. Алар хәлегезне өйрәнеп, киңәшләрен бирер. Бу очракта кемгәдер үзярдәм кирәк була, кемгәдер психотерапия дә җитеп тора. Әгәр хәлләр катлауланып киткән икән, табиблар медикаментоз терапия билгеләр.

   -Безнең халык әлегә кадәр психологка барырга да кыенсынып яшәде, ә инде психиатрга бару турында ул хәтта уйларга да курка. Аларга нинди киңәш бирер идегез?

   -Психиатрлар да шундый ук табиб бит инде (көлә), аларга мөрәҗәгать итүдән куркырга да, кыенсынырга да ярамый. Чит илләрдә психиатрга мөрәҗәгать итү – гадәти хәл. Ышанам, киләчәктә, бездә дә шулай булыр дип.

   Кызганычка каршы, бүген без барыбыз да яңа коронавирус инфекциясе белән очраштык. Аның белән әле күпме яшәргә туры килер – беребез дә ачык белми. Шуңа күрә, артык борчуларга бирешмик һәм замана медицинасының, хәтта иң катлаулы очракларда да, психик халәтне җайга салу мөмкинлекләренә ия булуын онытмыйк. Без бердәм, үзебезгә һәм башкаларга карата ихтирамлы булсак кына, бар авырлыкларны җиңеп чыгып, нормаль тормышка кайта алачакбыз. Гәзит укучыларга киңәшем шул: психиатрларга, психотерапевтларга мөрәҗәгать итүдән баш тартмагыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз һәм өр-яңадан тормышка – һәр яңа туган көнгә, кояшка һәм айга, һәр кадерле мизгелгә – сөенеп яши башлагыз. Чынки тик уңай хис-тойгылар гына кешене сәламәтләндерә, яшәүгә дәрт бүләк итә!

                                                   Гөлара Арсланова әңгәмәләште.

    

   

       

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас