Коронавирус
8 октябрь 2021, 04:28

Кем прививка эшләтмәгән һәм вирустан курыкмый – өйләрендә утырсын

Сез бу фикер белән килешәсезме?

mczdorvek.rumczdorvek.ru
mczdorvek.ru

Коронавирустан прививка эшләтмәгән өлкәннәр өйләрендә утырырга тиеш. Республиканың Ковидка каршы үзәк координаторы Римма Үтәшева шулай дип исәпли.

“Республика табибларының 65 яшьтән өлкәннәр үзизоляциягә китәргә тиеш дигән тәкъдимен хуплыйм, – ди Дәүләт Думасы депутаты. – Хәзер барысына авыр: нәкъ өлкәннәр һәм вакцина эшләтмәгәннәр чирләгән ковид-госпитальләрдәге медикларга да, пациентларның үзләренә дә авыр. Туганнарын, якыннарын югалтучыларга да авыр”.

Өлкәннәрне үзизоляциягә җибәрү карарын күптән кабул итәргә кирәк иде дигән фикердә Римма Үтәшева. “Вакцина ясатмыйсыз икән, өйдә утырыгыз, үзегезне вирус хәвефеннән саклагыз. Вирустан курыкмаган һәм прививка эшләтмәгән өлкәннәрне аңламыйм. Әгәр барысы да вакцина ясатса, инде күптән коллектив иммунитет барлыкка килеп, чир азаер иде”, – ди табиб.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас