+21 °С
Болытлы


Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев “Вконтакте” челтәрендә пост язган.
“Ярты ел узгач, коронавируска каршы прививка ясатырга киңәш ителә. Антитәнчекләр дәрәҗәсенә карамый вакциналауны мотлак үтәргә кирәк. Бүген мин коронавирустан ревакцинация үттем. Районда прививкалау кампаниясе дәвам итә. Төп максат – коллектив иммунитет булдыру. Бүгенге көндә 14 855 кеше коронавирустан прививка ясаткан”.
Чыганак: vk.com/fanisaminev