Коронавирус
7 октябрь 2021, 08:26

Сәүдә үзәкләренә һәркем керә алмаячак

Ни өчен?

mvestnik.rumvestnik.ru
mvestnik.ru

Бәйрәмнән соң, 12 октябрьдән, республикада сәүдә үзәкләренә бүгенге кебек иркенләп кереп булмаячак. Ишек төбендә я вакцинация үтү турында сертификат, яисә 6 ай эчендә коронавирус үткәрү турында белешмә, һичьюгы ПЦР-тестның нәтиҗәсе кире булуы турында документ сораячаклар.

Бу инде сәүдә үзәкләрендә кеше санын азайту максатында түгел, ә җәмәгать урыннарында коронавирус таралуны булдармау максатында эшләнә дип аңлаталар. Чөнки ковид ныклап котыра башлады. Шуңа Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 6 октябрьдә төбәктә коронавирус инфекциясен таратуны булдырмау буенча оператив штабның чираттагы утырышын үткәрде.

“Идел буе һәм Урал федераль округлары төбәкләрендә коронавирус белән чирләүнең рекорд саннары теркәлә. Шуңа без киңәш төрендә һәм әлегә кадәр вакцина ясатмаучыларга мөмкинлекләрне чикләүче санитар чаралар кабул иттек”, – диде төбәк җитәкчесе. Ул югары әзерлек режимы турындагы Указга  үзгәрешләр кертүен искә төшерде.

4 октябрьдән дәүләт һәм муниципаль музейларда, театр, китапханә, мәдәният йортлары, кинотеатрларда, шулай ук массакүләм спорт чараларына керү өчен вакцинация үтү турында сертификат яки 6 ай эчендә коронавирус үткәрү турында белешмә таләп ителә башлады.

12 октябрьдән 27сенә кадәр сәүдә үзәкләренә, шәхси музей, күргәзмә заллары, китапханәләр, кинотеатрлар, концерт залларына, матурлык, СПА-салоннарына, солярий, мунча, сауна, физкультура-савыктыру комплексларына, фитнес-клубларга, бассейннарга; ресторан һәм кафеларга керү, шәһәрара автобусларга һәм “Орлан” поездына билет сатып алу вакцинация үтү турында сертификат, 6 ай эчендә коронавирус үткәрү турында белешмә яки ПЦР-тестның нәтиҗәсе кире булганда гына рөхсәт ителәчәк.

Ә 27 октябрьдән ПЦР һәм медотводлар кабул ителмәячәк!

Чикләү чаралары кертелү белән аларның үтәлеше буенча тикшерүләр дә башланды. “Бар урыннарда да чаралар үтәлми”, – диде Радий Хәбиров. Ул төнге клубларга, мәдәният-спорт учреждениеләренә һәм шәһәрара җәмәгать транспортына рейдлар оештырырга кушты.

Сәламәтлек саклау министрлыгы хокук саклау органнары белән берлектә дәүләт һәм шәхси клиникаларда прививка ясатуга каршылык турындагы медицина белешмәләрен бирү тәртибен тикшерергә тиеш булачак.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас