

Чит ил гражданнарында коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен 10 000 доза вакцина кайтаруга контракт төзелде.
Күпфункцияле миграция үзәге һәм Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Башкортстан Республикасында эшләгән яки укыган чит ил гражданнары арасында коронавирус инфекциясен профилактикалау максатында 10 мең доза вакцина кайтаруга контракт төзелде.
Әлеге вакытта 2640 доза "Спутник Лайт" вакцинасы кайтарылган. Үзәктә вакциналау 29 сентябрьдән башланган.
Миграция үзәге җитәкчесе Раян Миһранов:
–Безнең үзәк базасында чит ил гражданнары медицина тикшерүе үтә. Шул рәвешле без аларда туберкулез, сифилис, ВИЧ, коронавирус инфекциясен ачыклыйбыз. Кызамыктан прививка эшлибез. Күптән түгел коронавирустан да прививка ясый башладык.
"Спутник Лайт" вакцинасын 10 мең доза күләмендә сатып алдык. Сәламәтлек саклау министрлыгы безне чит ил гражданнарын – хезмәт мигрантларын вакциналау буенча вәкаләтле оешма итеп билгеләде.
Мигрант теркәлү уза, аннары табиб белән мәҗбүри әңгәмә үтә, каршылыклар булмаганда, вакциналау уза, медицина хезмәткәре күзәтүе астында махсус билгеләнгән холлда ярты сәгать көтә, шуннан соң алар эшкә урнашырга китә. Вакциналангач, алар шулай ук Федераль регистрга кертелә. Гражданин үз сертификатын Русиянең теләсә кайсы төбәгендә күрсәтә һәм вакциналануын исбатлый ала.
Бездә шул исәптән аңлату эшләре дә уза. Читтән килүчеләр аңлы рәвештә вакциналана.
Әгәр дә коронавирус инфекциясе булган кешеләр ачыкланса, алар изоляцияләнә һәм кирәк булганда йогышлы авырулар дәваханәсенә озатыла.