

Бүгенге көнгә республика буенча ковид белән авыручылар саны 69 мең 830 кешегә җиткән. Ә яңа очраклар саны - 536.
Әлеге көндә стационарда барлыгы 812 авыру дәваланса, шуларның 506сы 60 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә. Аларның 36сы – авыр хәлдә, ясалма сулыш алдыру аппаратыннан 12 кеше файдалана.
6423 кеше амбулатор дәвалануда булып, тәүлек эчендә 671е савыгып чыккан. Барлыгы 60 мең 835 кеше терелеп, аякка баскан.
Кызганычка каршы, әлеге мәкерле чир гомерләрне аямый. Шул рәвешле, COVID-19дан 28 үлем очрагы теркәлгән. Ә барлыгы әлеге чорга 1760 кеше якты дөньядан киткән, шуларның 1475е – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
Дәваханәдән тыш пневмониядән тәүлегенә 177 авыру теркәлеп, 233е терелеп чыккан.
Республикага Covid-19дан 1 млн. 864 мең 308 доза вакцина кайткан. Барлыгы 1 млн. 199 мең 640 кеше вакцина эшләткән.
Тәүлек эчендә 12 мең 830 кеше (беренче компонентны – 7174, икенчесен 5656 кеше) вакцина ясаткан.