Коронавирус
6 октябрь 2021, 14:25

Алар ярдәмгә әзер

Уфада волонтерлар өлкәннәргә вакцина ясату өчен дәваханәгә барып җитәргә ярдәмләшәләр.

Алар ярдәмгә әзерАлар ярдәмгә әзер
Алар ярдәмгә әзер

«Бердәм Русия» сәяси партиясенең «Безнең хәстәрлек» волонтерлык үзәгенә өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар еш мөрәҗәгать итә. Әйтик, шушы көннәрдә Уфа шәһәренең өлкән яшьтәге кешесе кайнар линиягә аны поликлиникага ревакцинациягә алып бару үтенече белән мөрәҗәгать итте. Гаризага волонтер Раил Әдиятуллин тиз арада җавап бирде.

Шамил Бәширов бөтен гомерен медицина тармагына багышлаган – травматолог булып эшләгән. Хезмәт юлын 13нче шәһәр клиник дәваханәсендә башлый, арытаба 21нче шәһәр дәваханәсенең травматология бүлеге мөдире булып эшли, аннары 11нче шәһәр дәваханәсенең баш табибы була, лаеклы ялга чыканчыга кадәр Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында эшли. Ун елдан артык күзе буенча инвалид булып тора, ялгыз калган ир-ат берүзе яши һәм шуңа күрә медицина учреждениесенә үзе барып генә барып җитә алмый. Беренче компонентны февраль ахырында, икенчесен март аенда ясаткан булган. Ул вакытта дәваханәгә барып җитәргә күршесе ярдәм иткән.

«Мин табиб буларак вакцинаны ясатырга кирәк дип саныйм. Вакциналар барлыкка килүгә үк прививка ясаттым. Чөнки мин  ковид белән чирләмәдем, шуңа күрә үз гомеремне куркыныч астына куясым килми. Күпчелек вакытым өйдә узса да, урамга чыкканда, лифтка, подъездга керергә туры килә. «Спутник V» ның беренче прививкасын яхшы күчереп, икенче компоненттан соң температура булды, буыннар авыртты, ике атнадан соң терелдем. Бу юлы «Спутник Лайт» ясаттым, җиңел кичерермен дип өметләнәм», – дип уртаклашты Шамил Бәширов. - Волонтерларга мине алып барганнары өчен рәхмәтлемен. Волонтерлык-яхшы әйбер, минемчә, бу юнәлешне үстерергә һәм битараф булмаган кешеләрне күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Күпләр, аеруча минем кебек өлкәннәр ярдәмгә мохтаҗ».

Мөрәҗәгатькә җавап биргән Раил Әдиятуллин тәбәндәгеләрне  сөйләде: "Волонтерлык белән балачактан ук шөгыльләнәм, өлкән яшьтәге авылдашларыма, күршеләремә булыштым. Бу хисне, беренче чиратта, әти – әниләр, аннары мәктәп тәрбияләде, - дип уртаклашты волонтер. – Әлеге изге гамәл белән шөгыльләнүчеләрнең кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге һәм теләге булуы яхшы. Чөнки чынлыкта, ярдәмгә мохтаҗлар бик күп. Әлегә ярдәм итә алганда ярдәм итәргә  кирәк".

Исегезгә төшерәбез, «Бердәм Русия» партиясенең «Безнең хәстәрлек» Волонтерлык үзәге 2020 елның мартында оештырылган иде. Ул Башкортостан Республикасының 25 эре волонтерлык оешмасын берләштерде. Бүген волонтерлар сафында республиканың 8000нән артык кешесе бар. Пандемиянең беренче көннәреннән үк активистлар кешеләргә булыша. Алар өлкәннәргә азык-төлек һәм даруларны өйләренә илтеп тапшыралар, вакциналаштыру пунктларына барып җитәләр, табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерүдә дә катнашалар. Яз көне, мәсәлән, алар су басудан зыян күргәннәргә ярдәм күрсәткән. Ә июнь азагында, республиканың берничә районы ураганнан зыян күргәч, урыннарга барып, нәтиҗәләрен бетерергә булыштылар. Шулай ук җәен урман янгыннары белән дә көрәштеләр.Табиблар бригадаларын вакциналаштыруны оештырырга һәм ковид-госпитальләргә эшкә алып бардылар.

Колл-үзәккә эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр 8-800-289-03 номеры буенча бушлай шалтыратырга мөмкин.

 

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас