

Башкортстанда коронавирус белән чирләүчеләр саны арта. Ә прививка эшләтүчеләр саны, киресенчә, кими бара.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров әйтүенчә, 1 октябрьгә халыкның 80 проценты вакцина ясатырга тиеш иде, ләкин чынлыкта бу сан бүген 50 проценттан чак арта.
“Кешеләр авыр чирли. Бигрәк тә прививка ясатмаганнар аны авыр үткәрә. Без аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Реанимациядә һәм ИВЛда вакцина ясаткан бер кеше дә юк икәнлегенә үз күзләрем белән ышандым, – ди Радий Фәрит улы. – Вакцинация планы – коры саннар түгел, ә төгәл математика исәбе. Тиешле күрсәткечләргә ирешкәндә генә без коллектив иммунитет булдыра һәм нормаль тормышка әйләнеп кайта алабыз”.
Шуңа халыкның иминлеге өчен кайсыбер чикләүләрне кертергә туры киләчәк, дип исәпли төбәк җитәкчесе.
“Ковидка каршы штабта карарлар кабул иттек. Кайсыбер оешмаларга керү өчен ике документның берсе – вакцинация үтү турында сертификат яки 6 ай эчендә коронавирус үткәрү турында белешмә кирәк булачак”, – дип аңлатты Радий Хәбиров.
Яңа чикләүләр дүрт этаптан торачак:
4 октябрьдән дәүләт һәм муниципаль музейлар, театр, китапханә, мәдәният йортлары, кинотеатрлар, шулай ук массакүләм спорт чараларына керүгә чикләүләр булачак.
12 октябрьдән бу исемлеккә сәүдә үзәкләре; шәхси музей, күргәзмә заллары, китапханәләр, кинотеатрлар, концерт заллары өстәлә. Вакцинация үтү турында сертификат яки 6 ай эчендә коронавирус үткәрү турында белешмәсез шәһәрара автобусларга һәм “Орлан” поездына билет сатып алып булмаячак.
18 октябрьдән чикләү чаралары матурлык, СПА-салоннарына, солярий, мунча, сауна, физкультура-савыктыру комплексларына, фитнес-клубларга, бассейннарга; ресторан һәм кафеларга (әгәр 50 кешедән артса) кертелә.
Фикер
Азат Мөхәммәтҗанов, ковид-үзәк табибы:
30 сентябрьгә госпитальдә 429 кеше дәваланды. Проект буенча бездә 400 урын исәпләнгән. Дәваханәнең мөмкинлекләре тулысынча файдаланыла, кешеләр коридорларда палаталар бушаганны көтеп яталар...
Авыручыларның күбесе коронавируска каршы прививка ясатмаган булган. 237 кеше авыр хәлдә яталар, 6 кеше аеруча авыр хәлдә. Авыр хәлдә ятучылар арасында прививка ясаткан бер генә кеше дә юк.
Фәнил Шамигулов, Уфа шәһәренең Дим бистәсендәге 3 нче санлы хастаханә баш табибы:
Июль аеннан бирле авыручылар саны көннән көн арта. Ковид-госпитальләр яңадан ачыла. Вирус үзгәрә, башкача төрлегә әйләнә, 1,5 ел эчендә 12 нче төрле дәвалау алымы кулланабыз. Мондый вакытта властьларның вакытында чикләүләр кертүе бик дөрес алым. Республика халкына бүген прививка ясату беренче бурычка әйләнде. Бары тик вакцинация генә коткара ала бу хәлдән.
Марат Сәитов, Куватов исемендәге республика дәваханәсе табибы, Башкортстанның атказанган табибы:
Вахитов Рөстәм, Кушнаренко районы үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире:
- Әгәр тарихны карасак, бер генә пандемия дә вакцинасыз, үзе генә бетмәгән. Авыручылар саны көннән-көн артуын һәркем белеп, күреп тора. Табиб буларак, шуны әйтә алам: вакцинациясез бу афәттән котыла алмаячакбыз. Мин үзем дә, тормыш иптәшем Гүзәл дә (ул провизор булып эшли) тәүгеләрдән булып прививка эшләттек. Безнең терапия бүлекләрендә эшләүчеләрнең 90 проценты ясатты. Күпләр “Спутник”ка өстенлек бирде. Вакцинаның ниндидер авыр нәтиҗәләргә китерүе турында уйдырмаларга ышанырга ярамый, андый бер генә очрак та булмады.
Роза Бәдгетдинова, Уфа шәһәренең 9 санлы дәваханәсе табиб-терапевты:Эльвира Алимгулова, Республика клиник психотерапия үзәгенең табиб-психиатры: