

Былтыр тәүлегенә 40 кешегә ковид диагнозы куелганда “аһ” итә идек. Бүген исә көн саен диярлек 400гә якын кешедә әлеге чир ачыклана. Коронавирус йоктыручыларның гомум саны 70 меңгә җитеп бара. Бу – рәсми саннар гына бит әле... Ә ачыкланмаганнары күпме?..
Әлеге хәл тиз арада анык карарлар кабул итү кирәклеген күрсәтә, ди Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин. Ул район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары белән сөйләшкәндә безнең төп бурыч – халыкны прививка ясатуга күндерү, дип билгеләде. Югыйсә, кайсыбер районнарда вакцинация 40 проценттан артмаган. Бу исемлеккә Белорет, Бәләбәй, Аскын, Стәрлетамак, Бөре районнары, Октябрьский, Сибай һәм Күмертау шәһәрләре керә.
Әгәр мондый тизлек белән барсак, халыкның 80 процентына прививка эшләтүгә 2022 елның октябрендә генә ирешәчәкбез, ди төбәкнең сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. Аның әйтүенчә, чирне авыр кичерү очраклары арта башлаган, шуңа һәр койкага кислород урнаштырылырга тиеш.
“Элек чир уртача 7-8 көндә үтсә, хәзер 15-16 көн дәвам итә, реанимациядә 10-14 көн ятучылар бар. Үлүем очраклары да арта, – ди министр. – Вакцинациянең мөһимлеге турындагы аңлатулар һәм фатирлар уйнату кебек “прәннек” алымы эшләми, дигән нәтиҗәгә киләбез. Чикләү чаралары булганда илдә тәүлегенә 800-900 мең кеше прививка ясата иде. Бүген бу сан – 90-100 мең”.
“Без һәрвакыт бу хәлгә чиктән тыш басым ясарга тырышмадык. Әмма бүген QR-код һәм ковид-паспортларны куллану вакыты җиткәндер, күрәсең,”, – дип җаваплады Сидякин.