Коронавирус
30 сентябрь 2021, 09:09

Башкортстан кире рекордлар куя

Бу хәл кайчан тәмамланыр?

123ru.net123ru.net
123ru.net

Коронавируска бәйле хәл борчуга сала.

Соңгы тәүлектә Башкортстанда 420 кешегә ковид диагнозы куелган. Үлүчеләр саны 21 кеше дип исәпләнә. Бу саннар – абсолют антирекорд. Мондый хәлнең әлегә кадәр теркәлгәне юк иде.

Шулай итеп, республикада бу чирне йоктыручыларның гомум саны 66 879га җитте, үлүчеләр исемлегендә – 1615 кеше, дип хәбәр итәләр оператив штабтан.

Халыкның күпчелеге вакцина эшләткәндә генә әлеге саннарны азайтуга ирешеп булачак, диләр табиблар.

Бүгенгә республикада 1 282 792 кеше прививканың беренче компонентын ясаткан, 1 175 839 кеше икесен дә эшләткән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас