

Коронавируска бәйле хәл яхшы якка үзгәрмәсә, мәктәпләрдә дистанцион укуны ел ахырына кадәр озайтырга туры киләчәк, дип язган үзенең социаль челтәрләрдәге битендә Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта.
Аның сүзләренчә, районда балигъ булмаган 111 балада коронавирус инфекциясе рәсми расланган.
“Башкортстанда мәктәпләр дистанцион укуга күчкән җиде район исәбенә без дә керәбез. Әлбәттә, бу тәү чиратта балалар өчен уңайсыз. Кызганычка, күп педагоглар, ата-аналар вакцина ясатуны сузды яки прививкадан бөтенләй баш тартты. Әгәр хәл үзгәрмәсә, дистанционканы ел ахырына кадәр озайтырга туры киләчәк”, – дип кисәткән Андрей Иванюта.
Район башлыгы шулай ук дәваханәләрдәге хәлләргә дә тукталган. Госпиталь тулы, иң авыр чирлеләрне генә алалар, ди ул. Амбулатор шартларда дәваланучылар да арта. Узган җомга аларның саны 1297 булса, бу атнада инде 1540тан артып киткән. Томографка чират, ә план буенча операцияләр туктатылган, дип хәбәр итә җитәкче.
Әле Белорет районында маршрут таксиларда, сәүдә һәм көнкүреш хезмәтләндерүе оешмаларында рейдлар тергезелгән. Белгечләр маска режимын һәм саклану чаралары үтәлешен тикшерә.