Коронавирус
29 сентябрь 2021, 09:30

Әлегә дәвам итә...

Сүз коронавирус хакында.

uz.sputniknews.ruuz.sputniknews.ru
Фото:uz.sputniknews.ru

Бүгенге көндә Башкортстанда пандемия башланганнан бирле  66 459 кеше коронавирус йоктырган дип исәпләнә. Соңгы тәүлектә 391 кешедә вирус ачыкланган.  Стационарларда 733 кеше дәвалана. Шуларның 436сы – 60 яшьтән  өлкәнрәкләр. Амбулатор рәвештә 6 310 кеше дәвалана. Шул исәптә 60 яшьтән  өлкәнрәк 3 812 пациент  та бар.

Соңгы тәүлектә 509 кеше терелеп чыккан. Барлыгы 57 822 кеше чирне җиңгән.  

Соңгы тәүлектә COVID-19дан 19 кешенең гомере өзелгән.

Ковидтан барлыгы 1594 кеше үлгән, шул исәптә  – 60 яшьтән  өлкәнрәк 1320 кеше.  

Башкортстанга COVID-19дан барлыгы 1 759 308 доза вакцина кайтарылган. 1 компонентны 1 278 377 кеше кадаткан (кайткан вакцинаның 72,6%)
Вакцинацияне  тулысынча (1 һәм 2 компонент белән) 1 170 883 кеше тәмамлаган (1 этапны үтүчеләрдән 91,5%).

Сәламәт булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!




Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас