

Башкортстанда коронавирустан вакцина ясау буенча мобиль пунктлар кыскартылган. Әмма бу вакытлыча гына, диләр.
Эш шунда: беренчедән, прививка эшләтүчеләр саны азайган. Икенчедән, ковид һәм бүтән респиратор-вируслы инфекцияләр белән чирләүчеләр күбәю сәбәпле, амбулаторияләргә йөкләмәләр арткан һәм медицина хезмәткәрләренә ихтыяҗ үскән. Шуңа, вакцина эшләү пунктлары кыскартылгач, медперсонал амбулаторияләргә күчерелә.
Әлегә кадәр Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә барлыгы 11 мобиль пункт эшләп килә иде. Аларда 61 меңнән күбрәк кеше прививканың беренче компонентын ясаткан, ә 52 меңнән ашуы икесен дә эшләткән.
Бүгеннән аларның өчесе генә кала: “Торатау” конгресс-холлында (9.00-19.00 сәгатьләр), “Башкирия” лайфстайл үзәгендә (13.00-19.00 сәгатьләр) һәм “Мир” сәүдә үзәгендә (13.00-19.00 сәгать аралыгында).
Исегезгә төшерәбез, мобиль пунктларда вакцинация “тере чират” буенча бара. Коронавирустан прививка эшләтү өчен поликлиникаларда язылырга була. Шулай ук “Госуслуги” порталы, 122 санына шалтыратап, Колл-үзәк аша язылырга да мөмкин.
Коронавирус яки аңардан вакцина буенча сораулар, аңлашылмаучанлыклар килеп туганда, кызу линияләргә шалтыратырга була:
– Башкортстанның ковидка каршы үзәге – 8 (347) 218-19-19;
– Коронавирус инфекциясенә кыгылышлы сораулар буенча – 8 (347) 286-58-27; 8 (347) 279-91-20 (күп каналлы тәүлек әйләнәсе эшли).