

Ковид белән чирләп терелү гомер озынлыгына йогынты ясыймы, дип кызыксына бүген күпләр. Галимнәр дә әлеге сорауга җавап эзли.
Биология фәннәре докторы, профессор, Русия фәннәр академиясенең медик-генетик фәнни үзәк хезмәткәре Анча Баранова әйтүенчә, ковид сәбәпле кешеләрнең гомер озынлыгы ун елга кыскарырга мөмкин.
“Яшьләр, иммунитеты булганнар, коронавирусны җиңеп килә. Әмма картая бара кешенең чирләре күбәя. Өстәвенә, яңа табигый дошман барлыкка килде, ул безне җайлап “кимерә”. Шуңа, уртача алганда, гомер озынлыгы да кыскара”, – ди биолог.
Белгеч әйтүенчә, ике-өч буын алмашынганнан соң кешеләр чирне җиңел кичерә башлаячак, хәтта дарулар да кирәкмәскә мөмкин.
Әмма әлегә һәркемгә чирдән саклану турында уйларга кирәк, ди ул. Табиб аллерголог-иммунолог Владимир Болибок фикеренчә, бүген вирусны иң күбе үсмерләр ташый. 18 яшькә кадәр балаларга вакцина ясамау да алар арасында чир таралуга китерә, ди табиб. Чөнки яшьләр үзара еш аралаша, күп вакытларын уку йортларындагы бүлмәләрдә үткәрәләр, очрашуларга йөриләр, ә аннары, җәмагать урыннарында “җыйган” бар вирусларны өйләренә алып кайталар, дип аңлата ул.