

Роспотребнадзорның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник тикшеренүләр бүлеге фәнни җитәкчесе Хадижат Омарова РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында соңгы айларда коронавирус кичерүчеләрдә еш очраган билгеләрне атаган.
Медик сүзләре буенча, коронавирусның икенче дулкынында пациентларда ашказаны-эчәк тракты проблемалары ешрак очраган. Бу билгеләр арасында укшу, косасы килү, диарея һәм аппетит югалуны атарга була.
Омарова билгеләвенчә, әлеге вакытта ашказаны-эчәк тракты коронавирус өчен тын алу органнары кебек үк бертигез “керү капкалары” булып бәяләнергә мөмкин дигән гипотеза карала.
Чыганак: Lenta.ru