Коронавирус
28 сентябрь 2021, 10:27

Кассага чиратта бер-берсенә терәлеп дигәндәй торалар

Баймак үзәк шәһәр дәваханәсе баш табибы  Таһир Мәүлетов "ВКонтакте" челтәрендә пост язган. 

Кассага чиратта бер-берсенә терәлеп дигәндәй тораларКассага чиратта бер-берсенә терәлеп дигәндәй торалар
Кассага чиратта бер-берсенә терәлеп дигәндәй торалар

Баймак үзәк шәһәр дәваханәсе баш табибы  Таһир Мәүлетов ковид-госпитальләрдә пациентлар күп булу турында уйлана. Бу хактагы фикерләрен ул “ВКонтакте” челтәрендә шәһәрдәге супермаркетка барып кайтканнан соң язган.

“Безнең шәһәрдә яшәүчеләрне күзәтәм: эштән соң супермаркетка кердем. Кеше күп, барысы да ачыккан шикелле, товарлар сатып алалар,  кассага тыгыз чиратка тезелгәннәр, касса бер генә... Таныш хәлме? Без инде моңа күнеп беткән. Башкаларны күрмибез дә. Һәм көн саен шушы хәл кабатлана”.

Табиб сүзләренчә, сатып алучыларның күбесе маскасыз булган, яисә маска кисәләр дә, аны ияккә төшереп куйганнар.

Шулай ук Таһир Мәүлетов ковид-госпитальләрдә бик күп пациентлар ятуын, һәм аларның 60% – Баймакта яшәүчеләр, дип белдерде.  Баш табиб маска режимы, социаль дистанция, кулларны антисептиклар белән эшкәртү һәм башка санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү хакында онытмаска чакырды.

Чыганак: bv02.info

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас