Коронавирус
28 сентябрь 2021, 05:38

Бәйрәм тәмам

Җәй буена җырлыйсын – җырладык, биисен – биедек...

ufa.aif.ruufa.aif.ru
ufa.aif.ru

Башкортстанда, эпидемиологик хәлнең кискенләшүе сәбәпле, массакүләм чараларны мөмкин кадәр кыскарталар. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә шундый фәрман бирде.

“Җәй көне без күп чаралар үткәрдек. Әйдәгез хәзер төрле форумнарны, очрашуларны кыскартыйк. Бары Транспорт форумын үткәрүне генә сорыйм. Чөнки кунаклар чакырылган”, – диде ул.

Республиканың спорт министры Руслан Хәбибов әйтүенчә, әле календарьгә кертелгән рәсми ярышлар гына уздырыла. Ләкин катнашучылар буш залларда, тамашачысыз чыгыш ясый. Бу чикләү һөнәри клубларга (“Салават Юлаев” хоккей клубы, “Уфа” футбол клубы һәм “Урал” волейбол клубы) кагылмый. Әлеге командалар җитәкчеләре республиканың коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча оператив штабына тамашачылар урыннарын 50 процентка тутыруны калдыру үтенече белән мөрәҗәгать иткәннәр.

Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да мәдәни чаралар календарь һәм гастроль планнарына ярашлы гына үткәрелә дип белдерде. Мәдәният учреждениеләренә ПЦР-тест яки прививка турында сертификат булса гына керергә рөхсәт ителә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас