Уфа шәһәрендә яшәүче 48 яшьлек Лидия Исламова һөнәре буенча математика укытучысы. 20 ел балаларга белем биргән мөгаллимә быел беренче тапкыр коронавирус белән чирли. Прививка ясатырга ашыкмый, чөнки аллергия белән интегә ул. Ире белән бөтен хәвефсезлек чараларын үтиләр: битлектә, перчаткада йөриләр, кибеттән алып кайткан бөтен азык-төлекне юмыйча ашамыйлар. Әмма чир гаиләне урап узмый. Матбугат вәкилләренә ул ничек итеп Зубоводагы ковид-госпитальгә барып эләгүе турында сөйләгән.
Минем 27 августта температурам күтәрелде. 37,2. Куркырлык түгел кебек. Томау төште. Мин дә ПЦР-анализ тапшырдым һәм икебезнеке дә уңай килде. Шулай итеп, икебездә дә коронавирус булуы ачыкланды. Ирем чирне аяк өчте үткәрде, КТ аның үпкәләре 20 процентка зарарлануын күрсәтте. Минеке исә 7 процент иде.
Алар икесе дә өйдә дәвалана. Табиб кушкан бөтен киңәшне дә үтиләр. Лидия Гиндулла кызы болай да аллергия ютәле белән җәфалана, ковидта тагын да өстәлә.
Тәҗрибәле мөгаллимә ковид-үзәгендә эшләүче табибларның һөнәри осталыгын югары бәяли. “Бик игътибарлылар, бер сорауга ике-өч тапкыр җавап бирәләр. Барсы да татар-башкорт телләрендә сөйләшә, шунсы бигрәк рәхәт булды. Һәр палатада чакыру төймәсе бар, аңа басу белән табиб килеп җитә. Мине дәвалаучы табиб – Динә Тимерхан кызы Булатованың битлек астыннан елмайганы күренә иде. Табиблар арыган булуларын күрсәтмиләр. Бүлек мөдире Флорид Рафаэль улы Хисамиевка да зур рәхмәт. Һәр палатада душ, бәдрәф бар. Мин дүрт кешелек палатада яттым. Кешеләр коридорда да ятты. Палатада һәрвакыт медицина хезмәткәре бар, я табиб, шәфкать туташы. Даими рәвештә идәннәрне юып торалар. Ризыкны контейнерларга салып китерәләр, һәрвакыт тәмле ашаттылар.
Хастаханәдә башта гел йоклыйсың, саташасың, нәрсә булганны аңламыйсың. Соңгы көннәрдә инде телефонда фильмнар карый башладым.
Зубово ковид-госпиталендә һәрвакыт яшәү белән үлем арасында көрәш бара. Безнең палатадан даими кемнәрнедер реанимациягә күчереп тордылар, кемнәрдер терелеп кайтып китә тордылар. Палата кешеләр гел алмашынып торды. Мин өемә 14 сентябрьдә, 11мкөннән кайттым.
Чыганак: Башинформ.